Суббота
2024-04-20
4:12 PM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
Борай районы әдипләре, йолдызлары »
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Борай районы әдипләре, йолдызлары

Фәдис Рахимьян улы Ганиев - 

Башкортстанның Халык артисты. 

Борай районы Мулла авылында туган. 

Радик Гәрәев тырышлыгы белән Фәдис Самарага Идел буе хәрби округының җыр һәм бию ансамбленә килеп эләгә. Шулай итеп, хәрби хезмәт тә аның өчән сәнгать биеклегенә күтәрелү өчен үзенә күрә бер баскыч була. Демобилизациядән соң институтта укуын дәвам итә. Җәлил Әбделманов, Вахит Хызыров, Светлана Аргамбаевалар белән бер курста укый ул. Икенче курсның бер семестрын тәмамлагач, Фәдистә эшләп, профессиональ сәхнәгә чыгып карау теләге туа. Фатыйх Исхаков төркем туплаган чак. Фәдис, академ отпуск алып биштәрен өстерәп, Исхаков төркеменә барып керә. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкорт дәүләт филармониясе режиссеры мәрхүм Фатыйх Ихсанов 1990 елда Фәдис турында болай дип язган иде:әдис, шулай итеп, безнең белән эшли башлады. Ышанычны аклады егет. Ул хәзер безнең иҗади гәиләның тулы хокуклы әгьзасы. Фадис – тыйнак, түземле һәм киң күңелле кеше. Менә шул сыйфатлар артистның үзе белән сәхнәгә дә ияреп менә. Концерттан соң, их, теге егетегезнең тавышы, дип сокланып калалар иде. Чынлап та, аның саф моңлы тавышы тамашачаларның күңелен биләп ала. Фәдис башкарган җырлар бетенләй икенче яңгыраш ала. Мәсәлән, " Иделләре, күлләре" җырын җырламаган кеше калмады. Әмма Фәдис җырлаганда үзебез дә тыңлап туймыйбыз. Аның тавышы моңлы һәм төрле борылмалар, бизәкләр белән аерылып тора. Һәр җырны йөрәге, акылы аша үткәрә, башкарган саен җыр үзгәреп тора. Шуның өчен күпме карасаң да, күпме тыңласаң да ялкытмый ул." Менә шундый бәя биреп калдырды мәрхүм Ф.Исханов.

 1991 елда Ф. Ганиев Казанда "Татар җыры -91" конкурсында катнаша, лауреат исеменә лаек була, беренче премия һәм диплом алып кайта. Җыр-моң бәйгесендә Фәдиснең бу чынлап та зур казанышы. Ф.Исхаковның төркемендә ул ике елдан артык эшли. Ул елларны   иҗатындагы якты, җимешле еллар дип искә ала.  Артабан Рәшид Гәрәевнең "Планета" консерна каршындагы сәнгать төркеменә күчә. Анда Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар белән очраша һәм бергәләп иҗат ялкынына чума. "Планета"да матди һәм рухи азык, иҗат иреге таба. Аппаратуралар алуда, костюмнар бернинди авырлыклары да булмый. Концерн җитәкчесе Р.Гәрәев фатир мәсьәләсендә дә ана ике тапкыр ярдәм кулын суза. "Планета" таралганнан соң берничә ел ирекле кош булып иҗат итә. 1996 елда Стәрлетамак филармониясенә чакыру ала һәм ризалаша. 1999 елдан Уфага Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә күчә. 

Мулла авылының клуб сәхнәсендә тавышын чарлый башлаган егет Башкортстанның, Татарстанның һәм, гомүмән, Руссия, Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендә яшәүче барлык татар-башкорт халкының яраткан артистына әйләнде. 1997 елда аңа Башкорстанның атказанган артисты исеме, ә 2008 елда  Башкортстанның Халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Шулай ук, 2017 елда халык җырчысы Башкортстан Республикасы Хәкимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

 

Фәдис халык җырларын да, эстрада әсәрләрен дә бердәй яратып башкара. Халык җырларына узенең моңлы тавышы белән һәртөрле борылышлар, бизәкләр, лиризмнар кушып, яңа бер рух өсти. Аның эстрада җырларының дәртлелеге кунелнең барча кылларын кузгата. Фәдис җырларына җанын сала, һәм җырны йөрәге, барлык кузәнәге аша үткәреп башкара. Аның лирик тенор, итальяннарга хас көчле күкрәк тын басымы белән башкару осталыгы сәнгатебезгә Фәдис феноменын алып килде.

Фәдис репертуарында йөзек кашлары дигән эстрада әсәрләреннән, "Уфтанма ", "Әйтмә син авыр сүз", "Елама, ярсыма”, "Кичер мине", " Каторжан юлы", "Башкортстан”, "Мин ышанам әле таңнарга”, "Уф димәгез” җырларын атарга була. Халык җырларыннан  "Шахта”, " Чулпан", "Сарман”, "Иделләре-күлләре”, шаян җырлардан "Бибинур”, "Мәдинәм” һәм башка җырлары халык күңелендә үз урынын тапты.

Әлеге көндә Фәдис Ганиев җырларны шаулатып җырлый, гөрләтеп яши. Әйе, ул гаиләсе белән бәхетле. Тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган артисткасы, Лилия Биктимерова белән ике бала тәрбиялиләр. Карап үстергән кызы Гөлназ Асаеваның да иҗат өлкәсендә чәчәк аткан чагы. Гөлназ да җырчы. Ул да әти-әнисе кебек үз тамашачысын тапты, халык аны үз итте. Аларның иҗади гаиләсенә тәм, ямь өстәп туган кечкенә уллары Кәрим дә әтисенә ошатып җырлый, бии, коеп куйган артист!

Якташ җырчыбыз Фәдис Рәхимьян улы үзенең туган Мулла авылына еш кайта. "Туганнарым, якыннарым белән очрашу, туган яктан энергия алу минем өчен бик зур бәхет”, - ди ул халык җырчысы. 


Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева - 

Татарстанның Халык, Россиянең Атказанган артисткасы.

Борай районы Котлыяр авылында туган.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева Борай районының Котлыяр авылында туып үсә. Балачактан, җырчы булудан бигрәк биюче буларак таныла. Сүзгә осталыгы, чаянлыгы аркасында аңа төрле кичәләр алып баруны йөкләтәләр. Җырларга да туры килә. Мәктәпне тәмамлап, бераз Уфада эшләп, өс-башын яңартканнан соң Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына юл тота. Берникадәр вакыттың соң Уфа сәнгать училищесын да тәмамлый. 

1976 елны Котлыярга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле гастрольгә килә. Хәмдүнә бу вакытта Тәтәшледә мәктәптә музыкадан һәм башка кайбер фәннәрдән белем биргән җиреннән каникулга кайткан була. Ансамбльнең биючесе Ильяс Якупов кызның сәләтен белеп, аны Казанга чакыра. Хәмдүнә тәвәкәлләп Казанга юл ала. Илһам Шакиров, Абдуллаһ Шаһиевлар кергән комиссия кызны берсүзсез Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакыра Хәмдүнә биредәге хезмәт хакы белән килешми һәм кире кайтып китә. Аны чакырулар дәвам итә. Бераздан ул янә Татарстанга килеп, Эмиль Җәләлетдинов төркемендә эшли башлый. Һәрбер сүзен ачык итеп меццо-сопрано тавыш белән җырлаучы Хәмдүнә тамашачы күнелен бик тиз яулый. Бераздан ул уз бригадасын төзи. 

Җычының кем икәнен беләсең килсә, ул башкарган әсәрләргә игътибар ит. Хәмдүнәнең дә башкарган җырлары аша холкы, уй-кичерешләре төсмерләнә. Җырларында һәрнәрсәне ихлас кабул итүче, керсез күңелле, тормышның ачысын төчесен татыган, сөяргә һәм сөелергә хаклы җир баласы булып кала. 

Татарстан кешеләренең кайсы булса да, син кайдан дип сораса, Башкортостаннан, Борайдан дигәч, Хәмдүнә Тимергалиева якташысың дигәнне ишетәсең, горурланып куясың. Татарстанда гына түгел, илебезнең кайсы гына төбәкләрендә булмасын, хәтта чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясаганда да Борай кызы булып кала белә. Котлыяр авылының яшел чирәмнәрәндә яланаяк йөгереп үскән гади авыл кызынның сәнгать бөеклегенә күтәрелүе дә зур тырышлык аша, киртә-каршылыкларны кыю ерып чыга алуы белән ирешелгәндер. Югыйсә, аның да акчасыз калган көннәрә дә, туган авылын, әнкәсен сагынып үткәргән йокысыз төннәре дә, әнкәсе җибәргән урман чикләвеге күчтәнәчен алып зур дулкынлану кичергән чаклары да булган бит. 

Тырышлык белән килгән бөеклекнең кадере дә, дәрәҗәсе дә югары аның. Шуңа да Хәмдүнә Тимергалиеваның концертлары һәрвакыт халык белән шыгырым тулы залларда үтә. Ә җырчы аның белән бергә җырлый, бергә көлә һәм бергә елый. 

Хәмдүнә Тимергалиеваның исеме Казанның меңъеллыгына чыгарылган "Легендарные люди Татарстана" дигән китапка да кергән.

 

Салават Җәмил улы Әхсәнов 

 Салават Борай районы мәдәният йортында җыештыручы һәм балта остасы булып эшләүче ирле-хатынлы Шәфига һәм Җәмил Әхсәновларның гаиләсендә 1960 елда бишенче бала булып дөньяга килә. Биш яшеннән үк радиодан отып алган җырларын җырлап йөри . Икенче сыйныфта хромкада уйнарга өйрәнә. Җиденчедә баян алып бирәләр. Тагын бер елдан, җәйге каникул чорында, яшен арттырып яздырып, пионер лагеренда баянчы булып эшли. Әнә шулай 15 яшеннән үз тамагын үзе туйдырырга, әти-әнисе хәстәрлекләренең бер өлешен үз өстенә алырга тырыша. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Борай район мәдәният йортында баянчы һәм җырчы булып эшкә тотына. 

Хәрби хезмәттә була. Сәнгать училищесы, сәнгать институтының халык җырларын башкаручылар бүлеген тәмамлый. Бүгенге көндә Башкорт дәүләт филормониясендә эшли. 

Салаватның репертуарында аны таныткан "Кара урман"нан тыш "Тәфтиләү", "Әйләйлүк", "Җанкай- җаным ", кебек җырлар ныклы урын алган. Композиторлар Ризван Хәкимов, Ринат Гобәйдуллин (Чаллы), Венер Мөхәммәдиев (Төмән өлкәсе) белән иҗади дуслыкта яши. Аларның яңа эстрада җырларын башкара. 

1993 елда Казанда " Татар җыры - 93" халыкара конкурсында катнашып, "Кара урман" җырын "Иң яхшы башкаручы" дигән махсус приз алды.

 

 Фатыйма Гомәр кызы Гыйльметдинова 1961 елның 2 гыйнварында Башкортстанның Илеш районы Кужбакты авылында туган. Кужбакты урта мәктәбен (1968-1978), Бөре Дәүләт педагогия институтын (1978-1983) тәмамлаган.

Борай районы Искебикмәт авылында яши. Мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан югары категорияле укытучы. Башта башлангыч сыйныфларны, соңрак математика фәнен укыта. Мәктәпнең "Бөреләр" әдәби түгәрәге җитәкчесе. 2007 елда "Мәгариф" өстенлекле милли программа кысаларында Русия Федерациясе Президенты грантына лаек булды. Бәләбәйдә үткэн шигырь фестивале лауреаты (2003)

Фатыйма Гыйльметдинованың шигырь, хикәяләре республикабызның гәзит-журналларында даими басыла. Башкортстан "Китап" нәшриятында 2006 елда балалар өчен "Мәктәбем,укытучым" дип исемләнгән шигырьләр һәм 2013 елда "Сипкелле малай" дигән хикәяләр җыентыклары дөнья күрде. Күп кенә шигырьләре сыйныфтан тыш уку әсбабларына кертелгән. Шулай ук "Акчарлак" альманахында шигырь һәм хикәяләре чыгып тора. 2012 елда тәрбия һәм әхлак темасына язган мәкаләләре өчен "Кызыл таң" гәхите лауреаты булды. 

Тормыш иптәше Илшат Бәйзәви улы белән ике ул - Илгиз һәм Рифатны тәрбияләп үстерделәр. Дүрт оныклары бар. 

 

Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz