Четверг
2024-04-25
11:17 PM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
Ачык дәресләр, чаралар »
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ачык дәресләр, чаралар

Фәнни-методик эшчәнлек. 
Укытучы һөнәре иң борынгылардан һәм иң мәртәбәлеләрдән санала. Һәрбер укытучының күңеленнән балаларга булган мәхәббәт очкыны, җылы нур һәм яктылык чәчелеп торган. Гасырлар аркылы һәрбер укытучы еллар буена туплаган тәҗрибәсен, белемен укучы күңеленә җайлап салып бара.Элек-электән укытучыларны олылап, хөрмәтләп, данлап килгәннәр.
Әйе, укытучы һөнәре әле дә булса әйдәп баручы, мөһим профессияләрнең берсе. Әлеге чор укытучылары  - заман белән бергә атлап баручы, традицион белем бирү технологияләре белән бергә инновацион технологияләрне үзләштереп, эшләрендә кулланып баручылар. Педагогик эзләнүләр, вакыйгалар үзәгендә булу, үзеңне бар яклап та камилләштерү өстендә эшләү – хәзерге заман таләбе. Шуларга ирешер өчен, мин, укытучы буларак, һәрдаим үз өстемдә эшлим. Төрле курсларны үзләштерү – үз өстеңдә эшләү, яңарышка омтылу, үзеңне камилләштерүгә ярдәм итә. Ә конференцияләрдә, семинарларда катнашу – болар барысы да файдалы мәгълүматлар тупларга, шулай ук, тәҗрибә уртаклашырга бик яхшы мөмкинчелек. Район, Республика күләмендә уздырылган укытучылар семинарларында катнашып, үзем дә коллегаларымның эшчәнлеге белән танышам, ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәреп, үземнең тәҗрибәм белән дә уртаклашам.   

1. Ачык дәресләр, чаралар. 
1. 2018нче елның 1нче мартында Гимназиянең SMART- классында ачык дәрес үтте. Дәресне Гимназия укытучылары, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары карадылар һәм югары бәя бирделәр. Фото1

2. 2016нчы елның 19 нчы февралендә Гимназиядә Халыкара Туган телләр көненә багышланган бик эчтәлекле ачык сыйныфтан тыш чара узды. Кичәгә Гимназия администрациясе, укытучылар, 5-11 сыйныф укучылары чакырылган иде. Әлеге әдәби-музыкаль кичәнең иң мавыктыргыч мизгеле - Казан шәһәре Кремленә онлайн экскурсия булгандыр. Борай 2 нче Гимназиясенең SMART-классында SKYPE программасы аша без, ерак араларны якын итеп, Казан шәһәренең иң күренекле урынына сәяхәт кылдык. Экскурсияне мавыктыргыч һәм бик күңелле итеп Гимназиянең 2014 нче елгы чыгарылыш укучысы Шәрәфеева Альмира алып барды.  Ул Казан Идел буе федерель университетында Халыкара мөнсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш якны өйрәнү институтының Төрки халыкларның тарихы һәм телләре кафедрасында 2нче курста белем ала. >>> Йөкләргә

3. 2015 елның 15 декабрендә Борай 1нче санлы урта мәктәбенең 10нчы сыйныфларында "Дәрдемәнднең "Кораб" шигырендә  милләт язмышының чагылышы" темасына ачык дәрес булды. Бу дәрес "Яшь укытучы" Муниципаль конкурсы кысаларында, конкурсант, Борай 2нче Гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының педагогик осталыгын бәяләү максаты белән узды. Нәтиҗәдә яшь укытучылар арасында Әлфия Ринат кызының дәресе иң яхшысы дип танылды, беренчелекне яулады. Фото1, Фото2

4. 2015 елның 4нче маенда  гимназиядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаена һәм Әдәбият елына багышланган нәфис сүз осталыгы бәйгесен ябу тантанасы булды. Бәйгенең максаты: укучыларга фронтовик шагыйрьләр иҗаты аша патриотик тәрбия бирү, фронтовик язучыларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту. Әлеге бәйге 5-9 сыйныфлар арасында оештырылды. Шушы сыйныфлардан һәр укучы татар фронтовик шагыйрьләрнең әсәрләрен ятлап, үзара көч сынаштылар. Аеруча мактауга лаек, 5нче сыйныф укучылары арасында берничә шигырь ятлаганнары да булды. Яшьрәк буынны герой-шагыйрьләребез иҗаты, сугыш турында әсәрләре битараф калдырмаган икән, бу, әлбәттә, куанычлы. Димәк, алар иҗаты әле дә яши, дәһшәтле сугыш еллары турында яшь буын да белә дигән сүз. Сыйныф ара үткән бәйгеләрдә 5 "Б” сыйныфтан Исламов Искәндәр өч шигырь ятлап, җиңүче дип табылды. Ул Әхмәт Исхакның "Кирәкми безгә сугыш”, Муса Җәлилнең "Дару”, Э.Шәрифуллинаның "Минем бабам капитан” шигырьләрен матур итеп сөйләде. 5 "А” сыйныфтан Килмәтова Лиана, шулай ук, Әхмәт Исхакның "Кирәкми безгә сугыш”, Э.Шәрифуллинаның "Минем бабам капитан” шигырьләрен ятлап, җиңүчеләр сафына басты. 6 сыйныфлар арасында Әхмәтҗанова Ләйсән Муса Җәлилнең "Дару” шигырен сөйләп, безне таң калдырды. Ә менә 7нче сыйныфлар арасында 3 җиңүче. Алар 7 "Б” сыйныф укучылары: Фаюршина Алсу (Муса Җәлил "Вәхшәт”), Әхмәтова Рәилә (Муса Җәлил "Яшь ана”) һәм 7 "В” сыйныф укучысы Бәдртдинова Илгинә Муса Җәлилнең "Күлмәк” шигырен сөйләделәр. 8нче сыйныфлар арасында Исхак Закировның "Автоматым” шигыре белән 8 "Б” сыйныф укучысы Гәлиев Алмаз җиңеп чыкты. 9 сыйныфлар арасында Фатих Кәримнең "Ант” шигырен ятлап, Гөмәрова Илвина беренчелекне яулады. Җиңүчеләр барысы да 4нче май көнне бәйгене ябу тантанасында "Каләмне корал итеп” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясадылар. Катнашучылар җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр. Кичәне матур һәм эчтәлекле итеп, 10 "А” сыйныф кызлары Сәетова Элвина һәм Гәлиева Ирина алып бардылар. 7 "В” сыйныф кызлары Хәлиуллина Юлиана, Хәлиуллина Ленара һәм Бәдртдинова Илгинә кичәне "Тынычлык” җырын күмәк башкарып тәмамладылар. 

5. 2014нче елның 24нче ноябрендә  Борай 2нче Гимназиясендә Борай районының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район күләмендә семинары узды. Семинарны гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раянова Әлфия Ринат кызы үткәрде. Көн тәртибенең беренчесендә кунакларны каршы алу, семинарны ачып җибәрү булды. Икенче көн тәртибе буенча, 11 сыйныфларда татар әдәбиятыннан ачык дәрес күрсәтелде. "Әлмәндәр - ил карты" темасына очрашу дәресе булды. Очрашуга Борай халык театрының режиссеры Рәиф Садыйк улы Мансуров килде.     Икенче көн тәртибе буенча, 11нче сыйныфларда Борай районы язучылары һәм шагыйрәләре белән очрашу кичәсе булды. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары: Нәфисә Хәбибиярова, Фәнзия Мәксүтова, Рафига Усманова һәм Башкортстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Алия Хәйруллина белән матур һәм җылы очрашу узды. Кичәнең эшкәртмәсен йөкләргә

6. 2014 елның 12нче маенда гимназиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  тууына 128 ел тулуга багышланган "Туган тел кичәсе" узды.Бу кичәдә, гимназия кысаларында үткәрелгән, "Минем гаиләм татарча сөйләшә" бәйгесенең җиңүчеләре чыгыш ясадылар. Әлеге бәйге "Ак калфак" татар хатын-кызлары ассоцияциясе  тарафыннан игълан ителгән иде. "Туган тел кичәсен" гимназиянең туган тел укытучылары оештырды. Чараның максатлары: туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисен тәрбияләү һәм аның өчен горурлык хисе уяту. Кичә барышында татар телендә шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр булды. Әлеге кичәгә хөрмәтле кунаклар да чакырылган иде. Алар арасында Башкортстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын-кызлары ассоцияциясенең  рәисе Люция Вафина һәм "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең корреспондентлары да бар иде. Бу матур кичә бер тында, җылы, дустанә мөгалләмәдә узып китте. Барлык катнашучыларны кунаклар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. >>>ВидеоТНВ


​2. "Инфоурок", "Готовим урок" порталларында үземнең дәрес, сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләрен, презентацияләрне, мәкаләләремне урнаштырып барам. Танытмаларны карарга


3. ФГК җыентыкларында, фәнни-методик журналларда, Интернет челтәрендә, масса күләм мәглүмат чараларында басылып чыккан мәкаләләрем, эшләрем, чыгышларым:

>>> ФГК җыентыкларында басылган хезмәтләр

>>> Фәнни-методик журналларда чыккан мәкаләләрем

>>> Массакүләм мәглүмат чараларында басылып чыккан мәкаләләрем

>>> Чыгышлар


4. Конференцияләрдә, семинарларда катнашу

  • 2017 елның 29 марты – "Хәзерге укыту процессы: торыш һәм артабан үсеш” халыкара фәнни-гамәли конференция (Сертификатны карарга)
  • 2017 елның 24 октябре – "ФДБС тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты  укыту” семинары (Сертификатны карарга)

5. Борай 2нче саны Гимназиясенең туган телләр кафедрасындагы эшчәнлегем.
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz