Четверг
2024-03-28
9:14 PM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
ФДБС буенча татар теле һәм әдәбияты дәресләре »
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

ФДБС буенча татар теле һәм әдәбияты дәресләре

ФДББС буенча дәрес төзелеше.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотарга тиеш соң? Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.

§  Уку материалының темасын

§  Теманың дидактик максатын

§  Дәреснең дидактик максатының тибын,

§  Дәрес тибын ачыклау:

A.   Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту

B.   Яңа белемнәрне ныгыту

C.   Белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану

D.   Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

E.    Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.

§  Дәрес структурасын уйлау

§  Дәресне җиһазлау

§  Уку материалының эчтәлеген сайлау

§  Укыту методларын сайлау

§  Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау

§  Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү

§  Дәреснең рефлексиясе.

Һәр дәреснең үз структурасы бар.

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең структурасы.

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)    Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

6)    Яңа белемнәрне ныгыту.

7)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

8)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы

(ныгыту дәресе)

1)     Оештыру этабы.

2)    Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

3)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4)    Беренчел ныгыту:

— таныш ситуациядә (типлаштырылган)

— үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)

5)  Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)

6) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

7)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең  структурасы

(кабатлау дәресе)

1. Оештыру этабы.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

4. Белемнәрне актуальләштерү:

— контроль дәрескә әзерлек максатыннан;

— яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә  әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

 

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү ( биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш).

Контроль дәресләрнең формалары:

— язма контроль;

— телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән булырга мөмкин.

4. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

 

Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны юкка чыгару юлларын, белем һәм осталыкларын камилләштерү.

Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.

4. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

5.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Катнаш дәрес структурасы

1)    Оештыру этабы.

2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3)    Белемнәрне актуальләштерү.

4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5)     Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

6)    Беренчел ныгыту.

7)    Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү.

8)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

9)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 Чыганак: http://muslumtat.ru/?p=1634

Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz