Четверг
2024-04-25
1:22 AM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
»
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Home » 2018 » Февраль » 21 » Районара дистанцион диктант "Милләтем хәзинәләре"
7:51 AM
Районара дистанцион диктант "Милләтем хәзинәләре"

Татар теле һәм әдәбиятыннан II районара "Милләтем хәзинәсе” дистанцион диктанты

Үткәрелү вакыты: 21 февраль 2018 ел, 15:00 - 24:00 сәг.

Хөрмәтле укучы! Безнең сайт базасында, Халыкара туган телләр көненә һәм Гаилә елына багышланган, татар теле һәм әдәбиятыннан II районара "Милләтем хәзинәләре"дистанцион диктанты уздырыла. Ә син шушы мәртәбәле һәм мавыктыргыч чарада катнашучыларның берсе. Татар халкы үзенең әдәбияты, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән бай. Син халкыбызның рухи кыйммәтләрен сакларга омтылырга бурычлысың.

 Уңышлар сиңа!

 

1.     Татар халык мәкальләрен дәвам ит:

1)     Туган телне кадерләгән ...

2)     Яхшы сүз белән елан өненнән чыгар, Яман сүз белән ...

3)     Адәм баласы көмеш, ...

4)     Агач җимеше белән, ...

5)     Җирнең нуры кояш, ....

6)     Кулы берне эшли, ...

7)     Тырышлык - зурлык,...

8)     Ялкау кеше - ярты кеше,..

9)     Данның төбе - хөрмәт,...

10) Тырышкан табар, ...

 

2.     Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигырьләреннән алынган? 

 

1. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; 
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын...

2.     Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган...

3.  Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат, 

   Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

 

4.     Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый 
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; 
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

 

5.     Иркәли һәм сөя 
Кояшның яктысы; 
Аш буладыр миңа 
Чәчәкләр хуш исе.

 

3.     Әсәрнең авторын таны.

 

1.    Китми күңелемнән минем һич
Шул сөекле илкәем.
Анда минем сөйгән халкым,
Анда сөйгән әнкәем.

Анда таңнар җәйге диңгез
Балкуыннан нурлырак.
Анда җырлар сандугачның
Сайравыннан моңлырак.

Анда, сайрар кош шикелле,
Көйсузагармуннары,
Сызыла иркен таң һавада,
Анда ил зар моңнары.

Анда җырлый җирдә һәр кош,
Анда җырлый һәр агач.
Анда кайтсам, мин дә башка,
Анда мин дә сандугач.

 

2.    Минем читекнең балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сәхтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый... тип-тигез киселгән була. Ул әкертен генә шыгырдый. Солдаттан кайткан Фәхри малаеның итеге шыгырдаган кебек түгел: шыгыр-шыгыр шыгырдый...

 

 

3.    Мин унбер яшьләрдә булганмындыр, яңа гына укудан кайткан идем. 
- Балам, бар, китер әле миңа шәһадәтнамәңне! -диде әни миңа. 
Мин монысабырсызлык белән көтә идем. Урынымнан ничек сикереп торганымны белмим. Аягым җиргә тияр-тимәстән чабып, язу өстәленә килдем; анда тузылган китаплар, дәфтәрләр ята, шулар өстендә алтын белән язылган кыйммәтле кәгазь ялтырый иде. 
Мин моны тиз генә эләктердем дә, зур көрәштә җиңгән батырның алган бүләге сынлы тотып, әнигә китердем. 

 

4.    Сингармонизм законына буйсынмаган 5 сүз яз.

 

5.    "Тәмамлык - җөмләнең баш кисәкләренең берсе” билгеләмәсе дөресме?

 

6.    Кичә булып үткән давыл Карагайлы урманындагы агачларны имгәтте.-җөмләсе – хикәя җөмлә. Дөресме?

 

7.    Красота, честь, смелость, природный, удивительный, хитрость, находчивость – cүзләрен урысчадан татарчага тәрҗемә ит.

 

8.    Т...бигать, сәг...ть, кө...багыш, д...н...я, мә...әббәт, ...әйләкәр, оф...к. Күп нокталар урынына тиешле хәрефне куеп яз.

9.    Татар теле алфавитында ничә сузык хәреф бар?

 

10.  "Кыш – табигатьнең иң серле мизгеле” дигән темага, 8-10 җәенке җөмлә кулланып, хикәя төзе. 

Views: 596 | Added by: Алфия | Rating: 0.0/0
Total comments: 1
avatar
0
1 urmanajsosh • 12:53 PM, 2018-02-21
как оформить титульник
avatar
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz