2016нчы елның 1нче мартында Гимназиянең SMART- классында ачык дәрес үтте. Дәресне Гимназия укытучылары, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары карадылар һәм югары бәя бирделәр.
2016нчы елның 19 нчы февралендә Гимназиядә Халыкара Туган телләр көненә багышланган бик эчтәлекле ачык сыйныфтан тыш чара узды. Кичәгә Гимназия администрациясе, укытучылар, 5-11 сыйныф укучылары чакырылган иде. Әлеге әдәби-музыкаль кичәнең иң мавыктыргыч мизгеле - Казан шәһәре Кремленә онлайн экскурсия булгандыр. Борай 2 нче Гимназиясенең SMART-классында SKYPE программасы аша без, ерак араларны якын итеп, Казан шәһәренең иң күренекле урынына сәяхәт кылдык. Экскурсияне мавыктыргыч һәм бик күңелле итеп Гимназиянең 2014 нче елгы чыгарылыш укучысы Шәрәфеева Альмира алып барды. Ул Казан Идел буе федерель университетында Халыкара мөнсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш якны өйрәнү институтының Төрки халыкларның тарихы һәм телләре кафедрасында 2нче курста белем ала.
2015 елның 15 декабрендә Борай 1нче санлы урта мәктәбенең 10нчы сыйныфларында "Дәрдемәнднең "Кораб" шигырендә милләт язмышының чагылышы" темасына ачык дәрес булды. Бу дәрес "Яшь укытучы" Муниципаль конкурсы кысаларында, конкурсант, Борай 2нче Гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының педагогик осталыгын бәяләү максаты белән узды. Нәтиҗәдә яшь укытучылар арасында Әлфия Ринат кызының дәресе иң яхшысы дип танылды, беренчелекне яулады.
Илебез бөек
тарихи вакыйганы билгеләргә әзерләнгәндә безнең гимназиябыз да читтә калмый,
әлбәттә. Бихисап тематик чаралар, бәйгеләр уздырылды һәм әле дә уза. Әйе,
сүзебез шул дәһшәтле сугыш еллары турында һәм Бөек Җиңү турында. Татар телен туган тел буларак
укыган балалар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле чараларда
катнаштылар. Фронтовик язучыларга багышлап, буклетлар чыгардылар, тематик
стендка материаллар тупладылар, презентацияләр эшләделәр, район мәгариф бүлеге
игълан иткән иншалар бәйгесендә катнаштылар. Иншалар бәйгесендә 7 "В”
сыйныф укучысы Бәдртдинова Илгинә "Бөек Ватан сугышы елларында минем
гаиләм” темасына инша язып, район күләмендә җиңүче булды.
4нче май көнне гимназияда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы
уңаена һәм Әдәбият елына багышланган нәфис сүз осталыгы бәйгесен ябу тантанасы
булды. Бәйгенең максаты: укучыларга фронтовик шагыйрьләр иҗаты аша патриотик
тәрбия бирү, фронтовик язучыларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән
батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы
хөрмәт уяту. Әлеге бәйге 5-9
сыйныфлар арасында оештырылды. Шушы сыйныфлардан һәр укучы татар фронтовик
шагыйрьләрнең әсәрләрен ятлап, үзара көч сынаштылар. Аеруча мактауга лаек,
5нче сыйныф укучылары арасында берничә шигырь ятлаганнары да булды. Яшьрәк
буынны герой-шагыйрьләребез иҗаты, сугыш турында әсәрләре битараф калдырмаган
икән, бу, әлбәттә, куанычлы. Димәк, алар иҗаты әле дә яши, дәһшәтле сугыш
еллары турында яшь буын да белә дигән сүз. Сыйныф ара үткән бәйгеләрдә 5
"Б” сыйныфтан Исламов Искәндәр өч шигырь ятлап, җиңүче дип табылды. Ул
Әхмәт Исхакның "Кирәкми безгә сугыш”, Муса Җәлилнең "Дару”,
Э.Шәрифуллинаның "Минем бабам капитан” шигырьләрен матур итеп сөйләде. 5
"А” сыйныфтан Килмәтова Лиана, шулай ук, Әхмәт Исхакның "Кирәкми
безгә сугыш”, Э.Шәрифуллинаның "Минем бабам капитан” шигырьләрен ятлап,
җиңүчеләр сафына басты. 6 сыйныфлар арасында Әхмәтҗанова Ләйсән Муса Җәлилнең
"Дару” шигырен сөйләп, безне таң калдырды. Ә менә 7нче сыйныфлар арасында
3 җиңүче. Алар 7 "Б” сыйныф укучылары: Фаюршина Алсу (Муса Җәлил
"Вәхшәт”), Әхмәтова Рәилә (Муса Җәлил "Яшь ана”) һәм 7 "В”
сыйныф укучысы Бәдртдинова Илгинә Муса Җәлилнең "Күлмәк” шигырен
сөйләделәр. 8нче сыйныфлар арасында Исхак Закировның "Автоматым” шигыре
белән 8 "Б” сыйныф укучысы Гәлиев Алмаз җиңеп чыкты. 9 сыйныфлар арасында
Фатих Кәримнең "Ант” шигырен ятлап, Гөмәрова Илвина беренчелекне яулады.
Җиңүчеләр барысы да 4нче май көнне бәйгене ябу тантанасында "Каләмне корал
итеп” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясадылар. Катнашучылар җиңүче
дипломнары белән бүләкләнделәр. Кичәне матур һәм эчтәлекле итеп, 10 "А”
сыйныф кызлары Сәетова Элвина һәм Гәлиева Ирина алып бардылар. 7 "В”
сыйныф кызлары Хәлиуллина Юлиана, Хәлиуллина Ленара һәм Бәдртдинова Илгинә кичәне
"Тынычлык” җырын күмәк башкарып тәмамладылар.