Әдәбият теориясе буенча
өйрәнелә торган термин-төшенчәләргә аңлатма (А.Г. Яхин системасы буенча)
5 нче сыйныф
Чагыштыру – нинди дә булса әйбергә (образга,
геройга һ.6.) бәя бирү өчен, башка әйбер (образ, герой һ.б.) белән чагыштыру.
Каршылык – әйбернең үз-үзенә карата каршылыкта торуы (кыска да, озын да; яхшы да, начар да).
Сыйфат – әйбернең озынлыгы, төсе, яхшылыгы, көчлелеге һ.б.
Сыйфат дәрәҗәсе – сыйфатның төрле куәтлектә
булуы.
Кабатлау – бер эчтәлектәге әйберләрнең күплеге.
Мәгънә – әйбернең, күренешнең безгә кирәк ягы.
Гомумиләштерү – вакыйгаларның уртак ягын табып, бар вакыйгаларны җыеп
торучы исем бирү.
Идея – авторның шулай булсын иде
(яки булмасын иде) дигән теләге. Әсәрнең төп фикере.
Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул.
Лирик герой – шигырьдә үзе турында сөйләүче.
Гипербола – сыйфат дәрәҗәсен чиктән тыш, адәм ышанмаслык
арттыруга әйтәләр.
Чәчмә әсәрләр –
гадәти сөйләм телендә язылган әсәрләр.
Тезмә әсәрләр – көйгә
салынган, билгеле бер тәртип (рифма) белән язылган әсәрләр.
Хикәя – аз гына кеше катнашкан, бер яки ике генә
вакыйгасы булган чәчмә әсәр.
Повесть – вакыйгалары, катнашучылары күп, мөһим мәсьәләләрне күтәргән чәчмә әсәр.
Әсәрне өйрәнү – аңа анализ ясау дигән
сүз.
Метафора – вакыйгаларны табигать
күренешләре белән чагыштырып бирү.
6 нчы сыйныф
Рифма – шигырьдәге, җырдагы кабатланып килгән авазлар.
Ритм – сөйләм кисәкчәләренең
билгеле бер тәртиптә кабатлануы.
Үзәккә омтылучы көч принцибы – шигырь өлешләренең бер
үзәккә омтылуы.
Үзәктән куу көче – чәчмә әсәрләрнең теманы
төрле өлешләргә таркатуы.
Чәчмә әсәрләрнең жанрлары – хикәя, повесть, роман, новелла,
мәзәк.
Әсәрнең эчтәлеге – теманың төрле
вакыйгаларда төрле яктан ачылуы ул.
Проблема – теманың төрле яктан ачылып, хәл ителергә тиешле
мәсьәләгә әйләнүе.
Тема – әсәрнең төп эчтәлеге.
Драма әсәрләре – персонажларның үзара сөйләшүенә
корылган әсәрләр (пьесалар).
Драма жанры – үзәгендә кискен конфликт
яткан, геройлары авыр кичерешләр белән яшәгән
пьеса.
Трагедия – фаҗига белән тәмамланучы әсәр.
Геройлар арасында чишеп чыга алмастай конфликт
ята.
Комедия – көлкегә корылган әсәр.
Конфликт – яклар каршылыгының
көрәшкә әйләнүе.
Хәйлә – юк кына әйберне мөһим дип
исбат итү ул.
7 нче сыйныф
Юмор – яхшыны начар, начарны яхшы дип көлү ул.
Романтик язучы – тормышны үзе уйлап чыгарган
дөньяга алыштыручы.
Сюжет – чәчмә әсәрләрдә берсе
артыннан икенчесе килгән һәм мәгънә бәйләнешенә кергән вакыйгалар.
Дөньяга караш – кешенең тормыш гаделлеге турындагы даими уйлары.
Тип – кайбер сыйфатлары белән
тормыштагы башка кешеләргә охшаган әсәр образы.
Образ – башка кешеләрдән үзенең
төрле сыйфатлары белән аерылып торган, күз алдына китерерлек итеп сурәтләнгән
герой.
Кешенең эчке дөньясы (күңел дөньясы) – аның уй, хис, хатирә һәм
хыяллары бәйләнеше.
Кеше психологиясе – үзгәрүчән рухи халәт.
8 нче сыйныф
Язучы стиле – язучының төрле
әсәрләрендә кабатланган сәнгать алымнары.
Өстәмә эчтәлек (потенциаль
эчтәлек) – автор күз алдында тотмаган, әсәрдәге образлар байлыгы
нәтиҗәсендә чыгарылган яңа эчтәлек.
Объектив эчтәлек – сурәтләнгән әйберләрнең
(объектларның) һәм күренешләрнең табигый рәвештә үзгәрүеннән туган эчтәлек.
Субъектив эчтәлек – әсәрдәге яшерен хисләр
һәм уйларның икенче эчтәлекне тәшкил итүе (авторның героена мөнәсәбәтеннән
чыгып бирелгән бәя).
Интонация – әдәби әсәрләрдәге эчке
көй.
Ирония – көлке вакыйга турында
җитди итеп сөйләү.
Хакыйкать – ул сүзнең чынбарлык белән
тәңгәллеге.
Функция бәйләнеше – әсәрне өлешләргә бүлү һәм
өлешләр арасындагы бәйләнеш.
Фокус – әсәр өлешләрен җыеп
торучы образ, каршылык, сүз.
9 нчы сыйныф
Идеал – кешеләрнең иң югары максаты.
Хикмәт – мәкаль кебек бик күп
вакыйгаларга бәя бирә алучы, бәхәссез хакыйкать булып килгән гыйбрәтле фикер.
Дастан – батырлар турында халык иҗат иткән әсәр.
Суфичылык фәлсәфәсе – үз эчендә йомылып, дөнья
мәшәкатеннән баш тарткан кешеләр фәлсәфәсе.
Мәгърифәтчеләр – милләтне белем, тәрбия,
яңалыкка омтылу чаралары белән үстерергә теләүчеләр.
Демократия – ил белән халыкның идарә итүе. Ул шулай ук шәхси ирек, сүз иреге, гадел
законнарга буйсынып яшәү дигән сүз.
Фельетон – конкрет кешеләрне, ямьсез
күренешләрне сатира алымнары белән фаш иткән газета-журнал мәкальләре.
Чынбарлык – кешеләр бәясеннән
аерылган тормыш ул.
Стиль – әсәрләрнең төзелеше охшаш
вакыйгаларга корылуы һәм билгеле бер хакыйкатьне тәэсирле һәм ышандырырлык итеп
исбатлавы.
10 нчы сыйныф
Традиция – әдәбият чорлары
бәйләнеше, ягъни алар арасындагы охшаш сыйфатлар.
Яңалык – әдәбият чорлары
арасындагы аерма.
Әдәбият теориясе – әдәбиятны өйрәнә торган
фән.
Идеология – дөньяга нинди дә булса
фәлсәфи, сәяси карашлар һәм идеяләр җыелмасына әйтәләр.
Поэма – шигырь белән язылган
сюжетлы, күләмле әсәр.
Шарж – билгеле, таныш шәхеснең
яки күренешнең ниндидер сыйфатларын аерып алып, алармы күпертеп, арттырып көлке
тудыру алымы.
Дусларча шарж – үз итеп, усалланмыйча
гына шаярып көлү.
Тышкы бәйләнеш – эчтәлекләре үзара
бәйләнешкә кереп, яңа эчтәлек тууга сәбәп булган бәйләнеш.
Метод – әсәр төзелешен бик
абстракт рәвештә күзаллау ул.
Сәнгать чынлыгы – чикләү, вакыйгаларны
үзара бәйләү, метафоралардан, синонимнардан файдалану, арттыру, киметү,
гомумиләштерү алымнары белән хакыйкатьне ачу ул.
Символ – башка бер вакыйганы, күренешне, әйберне алыштырып, билге булып килгән образ.
Иҗтимагый аң – кешеләр күңелендә күп
еллар дәвамында урнашкан гадәтләр.
Консерватизм – яңалыкка каршы чыккан иске гадәтләр.
Пролеткультчылар – иске мәдәниятне җимереп,
аның урынына өр-яңа пролетариат мәдәнияте төзергә тырышучылар.
11 нче сыйныф
Очерк – тормыш вакыйгаларын
үзгәртмичә, ул вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең үз исем-фамилияләрен саклап
язылган күләме зур булмаган әсәр.
Язучы иҗатының үзенчәлеге – әсәрләрендә кабатланган
эчтәлеккә һәм алымнарга әйтәләр.
Хроника – күргән-белгәнне,
ишеткәнне бер тәртипкә китереп язылган мәкалә.
Сәнгать хакыйкате – чынлыкка охшатып, хыял
белән тудырылган әсәрдәге вакыйгалар.
Әсәрнең актуальлеге – әсәрнең хәзерге заман
куйган сорауларга җавап бирә алуы.
Әдәбият тарихы – әдәбиятның ниндидер
сыйфатларының дәвамлылыгы һәм яңаруы.
Парадокс – күпчелек тарафыннан кабул
ителгән фикерләргә, күзаллауларга кискен рәвештә каршы булган, кеше ышанмаслык
булып тоелган фикер яки күзаллаулар.
Идеологиянең асылын фаш итү – кешеләрнең ялган белән килешеп
яшәүләрен һәм шуның белән горурлануларын язу.
Ассоциатив бәйләнеш – бер төшенчәгә очрап,
шунда ук аңа бәйле башкасын искә төшерү.