Среда
2024-04-24
11:42 AM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
Дистанцион бәйге »
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Дистанцион бәйге

«Мин яратам сезне, чордашларым!»

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган  дистанцион олимпиада.

Халык шагыйрен беләсеңме?

1.     Роберт Миңнуллинның әтисенең исеме:

А) Ким

Б) Мөгаллим

В) Риф

Г) Мөхәммәд

2. Шагыйрьнең туган көне:

А) 18.05.1949

Б) 1.08.1948

В) 1.09.1948

Г) 1.08.1953

3. Роберт Миңнуллинның үскән авылы:

А) Нәҗәде

Б) Кыпчак

В) Шәммәт

Г) Кушлавыч

4. 70нче елларда шагыйрь Казанда нинди газетада эшли?

А) "Яшь ленинчы”

Б) "Татарстан яшьләре”

В) "Социалистик Татарстан

Г) "Шәһри Казан”

5. Шагыйргә 1995 елда "Күчтәнәч” дигән китабы өчен нинди бүләк бирелә?

А) Абдулла Алиш исемендәге премия

Б) Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе

В) Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы Диплом

Г) Муса Җәлил исемендәге премия

6. Татарстан "Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә эшләгәндә, Роберт Миңнуллин нинди тапшыруны алып барды?

А) "Китап”

Б) "Күчтәнәч”

В) "Манзара”

Г) "Татарлар”

7. Бүгенге көндә шагыйрь кайда гомер кичерә?

А) Уфа шәһәрендә

Б) Башкортстанның  Илеш районында

В) Казан шәһәрендә

Г) Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә

8. 1992нче елда Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булган, балалар өчен язган китабының исеме:

А) "Безнең авыл зоопаркы”

Б) "Энекәш кирәк миңа”

В) "Дөньядагы иң зур алма”

Г) "Айга очтык”

9. Роберт Миңнуллинга "Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән шәрәфле исем Татарстан Республикасы президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан ничәнче елда бирелә? 

А) 2005

Б) 2006

В) 2010

Г) 2015

10. Салават Фәтхетдинов башкаруында нинди җыр Роберт Миңнуллин сүзләренә, Илгиз Закиров көенә язылган?

А) "Буран дулый”

Б) Башкорстан татарлары”

В) "Әнкәмнең догалары”

Г) "Ак бураннар”

Шигырьне таны!

1. 

2.  

3. 

Иҗади бирем.

"Шагыйрьгә хат”

Әлеге иҗади биремне хат рәвешендә башкарырга тәкъдим ителә. Хатта  хәзерге заман укучысының чордаш шагыйренә әйтәсе килгән сүзләрен, уйлануларын, котлауларын, теләкләрен язарга була. Иҗади эштә эпиграф, шулай ук, шагыйрьгә ияреп, үзең иҗат иткән шигъри юллар куллану, фикер төгәллелеге, иҗади алым, ориганальлелек хуплана.

Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz