|
|||||
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты | |||||
|
Укыту һәм сый-
ныфтан тыш эшчәнлек Дәрестә электрон укыту
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Проект "Минем гаиләм татарча сөйләшә"Проектның исеме: «Минем гаиләм татарча сөйләшә» Күп укучылар мәктәптә рус телендә аралашалар. Хәтта өйдә дә ата-аналары белән, туганнары белән дә русча сөйләшәләр. Рус телен белү - яхшы, әлбәттә. Әмма ләкин рус теле дип, үзебезнең туган тел аксарга тиеш түгел. Шул мәсьәләне күз уңында тотып, без әлеге проектны булдырдык. Һәр уку елында бу проектны үткәреп була. Проектның төп максаты - татар телен гаиләдә үстерү. Төп бурыч: балаларда һәм ата-аналарда татарча сөйләшүгә мотивация тудыру, туган телгә мәхәббәт һәм горурлык хисе уяту. Проектның катнашучылары: 1-11 сыйныф укучылары һәм аларның гаиләләре. Проект 3 этаптан тора: 1. Сайлап алу туры. Проектта катнашучы һәр гаиләләр Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен яттан белергә тиеш. (Март ае) 2. Иҗади конкурс. Конкурста гаиләләр татар телендә җырлар, шигырьләр, әдәби-музыкаль композиция, театрдан өзек тәкъдим итәләр. (Апрель ае) 3. Гала-концерт "Туган тел кичәсе". Конкурста җиңүче гаиләләр чыгышы белән үрелеп барган әдәби-музыкаль кичә оештыру. Җиңүче гаиләләргә дипломнар, бүләкләр тапшырыла. (26 апрель) >>>Проектның нигезләмәсе<<< |
Дистанцион эшчәнлек
On-line эшчәнлек
Эзләү
Календарь
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||