|
|||||
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты | |||||
|
Укыту һәм сый-
ныфтан тыш эшчәнлек Дәрестә электрон укыту
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Инновацион укытуIII. Инновацион эшчәнлек Россия һәм Башкортстан мәгариф системасы зур үзгәрешләр кичерә. Аның асылы "заманча укыту” төшенчәсе белән бәйле. Бүген яңача укыту – заман таләбе. Ул үз чиратында заманча алымнар, яңа технологияләр куллануга игътибарны юнәлтә. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итеп, заман белән бергә атлап, яңа педагогик технологияләрнең иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, үземнең эшчәнлегемдә кулланам. 1) Инновацион технологияләрне белү, өйрәнү өчен, инновацион эшчәнлек буенча үткәрелгән конференцияләрдә, семинарларда катнашу мөһим шарттыр. Бәхетебезгә, шундый чаралар еш үткәрелә. Әлбәттә, мин аларда бик теләп катнашам:
2) "Сәләтле балалар өчен электрон белем бирү мөхитен тудыру” республика күләмендәге инновацион мәйданчык кысаларындагы эшчәнлегем. 2014 – 2015 уку елында Борай 2нче Гимназиясе базасында "Сәләтле балалар өчен электрон белем бирү мөхитен тудыру” республика күләмендәге инновацион мәйданчык ачылды. Шушы мәйданчык кысаларында, татар теле һәм әдәбиятыннан еллык план төзеп, эш алып барам. (2016-2017нче уку елына эш планын йөкләргә ) Электрон белем бирү. 1. Интерактив таҡта белән эшләү, мультимедиа проекторын, интернет челтәрен файдалану. 2. Электрон дәреслекләр, кушымталар белән эшчәнлек. Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслекләренең электрон версияләре. "Мәгариф-Вакыт” нәшрияты.
Рус мәктәпләре өчен татар әдәбияты дәреслекләренең электрон версияләре. "Мәгариф-Вакыт” нәшрияты.
3. "Мин - класс” (Я-класс) интернет ресурсы белән эшчәнлегем Татар теленнән дә тикшерү эшләре төзү мөмкинчеле барлыгын ачыкладым. Тект белән эшләү, тестлар төзү һәм иҗади эшләр биреп, кыска гына җавапларны теркәп була. "Мин - класс”та эш килгәнлеге турында хәбәр укучыларның электрон почталары адресына бара. Биремнәрне укучыларның мөмкинчелекләренә карап та, аерым бер балага, яки берьюлы бөтен сыйныфка җибәреп була. Бу системаның тагын да яхшы яклары бар. Беренчедән, атан-аналар да анда теркәлеп, балаларының эшчәнлеге белән таныша, аларның уңышларына шатлана ала. Икенчедән, каникул вакытларында һәр сыйныфка, үткәннәрне кабатлау өчен, тикшерү эшләре җибәрергә була. Каникулларда да белемнәрне ныгыту өстендә эш алып барыла. 4. Дистанцион олимпиадалар, атналыклар, конкурслар. 2015нче елның ноябрь аенда минем шәхси сайтым базасында район күләмендә "Милләтем хәзинәләре” дистанцион олимпиадасы узды. Олимпиадада Борай районының барлык мәктәпләренең 5нче сыйныф укучылары катнашты. 2016нчы елның апрелендә, шулай ук, шәхси сайтым базасында район күләмендә, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукай һәм без” дистанцион атналыгы узды. Атналыкта катнашучылар 3 номинациядә көч сынаштылар: "Тукай минем күзләр белән” (Портрет конкурсы), "Тукайга ияреп” (укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләр, әсәрләр конкурсы), "Тукай һәм кино” (видеоконкурс). Мондый чаралар районда татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңалык булып килеп керде. Укучылар бик теләп катнашып баралар.
5. Skype-элемтә программасы белән эшләү. Укучыларда сөйләм телен, үз фикерләрен җиткерә белү сәләтләрен үстерү максаты белән мин үземнең эшчәнлектә еш кына Skype программасын кулланам. Шушы программа ярдәмендә безнең Гимназия укучылары дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар барышында илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илдә яшәүчеләр белән аралашып торалар. 2016 елның февралендә Гимназия укучылары Skype аркылы "Казан Кремленә” онлайн-сәяхәт кылдылар. Әлеге онлайн-сәяхәт Халыкара туган телләр көненә багышланган, "Татарлыгым-горурлыгым” дип аталган әдәби-музыкаль кичә кысаларында оештырылды. 6. Укытучының шәхси сайты белән эшләү. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә минем шәхси сайтым базасында интерактив диктантлар язабыз, онлайн-тестлар башкарабыз. Сайтта аудиокитаплар, видеофильмнар, презентацияләр, электрон сүзлекләр тупланган. Интернет челтәреннән эзләп утыру мохтаҗлыгы юк. 7.Smart-класс мөмкинчелекләрен куллану. 2014 – 2015 уку елында Борай 2нче Гимназиясе базасында "Сәләтле балалар өчен электрон белем бирү мөхитен тудыру” республика күләмендәге инновацион мәйданчык ачылды. Шушы мәйданчык кысаларында Гимназиядә "Бер укучы-бер компьютер" системасы буенча Smart-класс булдырылды. 25 компьютер белән җиһазландырылган якты, матур, зур кабинетта укучылар рәхәтләнеп шөгыльләнәләр. Биредә эш алып бару без -укытучылар өчен дә бик уңайлы. 8. Компьютерда диктант язу Комьютерда диктант – укучыларның грамоталылыгын, орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү генә түгел, ә балаларда УУГ булдыру максатындагы эшчәнлек. Компьютерда диктант Microsoft Word файлында текст җыюны үз эченә ала. Укытучы укыган диктант текстын укучы компьютерда җыеп бара. Шрифт сайлап, туры сөйләм оештырып, абзацлар билгеләп, язган диктантын ул сыйныфның гомуми папкасында саклый. Әлеге алымны мин өченче ел кулланам. Укучыларга кызыклы, аларга әлеге рәвештә эшләү ошый, укытучыга да уңайлы. 9. Plickers - тестлар онлайн конструкторын куллану. |
Дистанцион эшчәнлек
On-line эшчәнлек
Эзләү
Календарь
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||