Суббота
2024-04-27
6:36 AM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
Үзем турында сүзем »
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Үзем турында сүзем

Борай 2нче санлы Гимназиясенең югары категорияле 

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызы

Язгы кояшлы иртәдә,

Майның унбишләрендә, 

Тирә – як ямьгә күмелеп,

Яшел төскә кергәндә…

 

Шомырт күкрәп чәчәк аткан, 

Тирә-юнь хуш искә баткан, 

Табигать ана да тәмам 

Уянып беткән чакта…

 

Язгы кошчыклар сайравы, 

Жырлавы белән бергә 

Борай тудыру йортында 

Кыз бала аваз биргән!

 

Шомырт чәчәк аткан көнне 

Тугангамы бу сабый,

Чем-кара күзләре белән 

Тутырып көлеп карый!

 

Исемен дә "мең яшәр” дип,

Мәгънәлесен сайлыйлар,

"Әлфия" дигән исемне

Матур итеп кушалар.

 

Ел үсәсен ай үсә, ай үсәсен көн үсә,

Җәйге басу чәчәкләрен ул инде үзе өзә! 

 

Табигатьне, матурлыкны бу кыз бигрәк ярата,

Җир җиләге пешкән мәлне сагынып көтеп ала.

  

Мәктәптән "дүртле", "бишлеләр"

Каптырып кайта башлый,

Унбер ел буе шуларны

Белем сандыгына ташый!

 

Туган телгә сөю хисе

Уяна яшь йөрәгендә:

Гашыйк була Тукайларның,

Җәлилләрнең иҗатына. 

 

Балачактан ук гашыйк сәнгатькә:

Жырга hәм нәфис сүзгә,

Биеде ул кечкенәдән

Халкыбыз биюләрен! 

 

Туган телнең бөеклеген,

Матурлыгын, байлыгын

Театрда рольләр аша

Татый ул зур сәхнәдә. 

 

 Хөрмәте, мәрхәмәте зур

Җиде буын нәселенә;

Кырык ел буе укыткан

Газиз Дәү әнисенә.

 

Әтисе дә, әнисе дә

Укытучылар алар,

Белем бирүгә өндәүче

Кешеләре шул алар!

 

Әтисеннән алган кыюлыкны,

Әнисеннән алган сабырлыкны,

Туганнарыннан алган ул

Иң яхшы сыйфатларны.

 

Укытучы булам, дип, 

Зур өметләрен баглый.

Кыз уңышлы укып чыгып,

Укытучылыкка башлый. 

 

Дуслар, сезнең игътибарга

Сәхифәмне тәкъдим итәм.

Барчагызга саулык теләп, 

"Рәхим итегез", - диям!


Белешмә:

Ф.И.О. Әсләмова Әлфия Ринат кызы

Вазифа: Борай 2нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Белем: Югары. Башкорт дәүләт университеты, Филология факультеты, специалитет (2013нче ел), М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, ИФОМК, магистратура (2016) 

Стаж: 4 ел

Квалификация категориясе: Югары, 2017 ел

Методик тема: Татар теле һәм әдәбияты укытуда традицион белем бирү технологияләре белән беррәттән электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен куллану. 

 Автобиография

Мин, Әсләмова Әлфия Ринат кызы, 1990 елның 18 маенда Башкортстанның Борай районы Мулла авылында дөньяга килгәнмен. Мулла төп гомум белем бирү мәктәбен тәмамлагач, Борай авылының  1нче урта мәктәбендә укуымны дәвам иттем. 2008 елда 11 сыйныфны "4” һәм "5” билгеләренә тәмамлап, Бөре Дәүләт социаль-педагогия академиясенең филология факультетына укырга кердем. Студент еллары чагу, күңелле һәм бик актив үтте. Уку һәм фән эшчәнлегеннән тыш мин "Биряночка” халык биюләре ансамблендә биедем, "Өмет” Халык театрында уйнадым, төрле чаралар оештыручысы булдым. 2013 елда кулыма югары белем  дипломы алып,  "Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы”  квалификациясенә ирештем. Шул ук елның август аенда мин Борай 2нче санлы Гимназиясенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы  булып урнаштым. Бишенче ел шушы уку йортында уңышлы эшләп киләм. 2014 елда беренче, 2017 елда югары категорияле укытучысы исемен якладым. 2016 елда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының "Педагогик белем” магистрлык программасын уңышлы үтеп, магистр квалификациясен алдым. Кияүдәмен. Тормыш иптәшем Ришат Назиф улы белән Борай авылында яшибез, бер мәктәптә эшлибез.  

Мин тормышны яратам!

Кечкенәдән халык биюләре, театр, музыка белән кызыксындым. 

Сәнгатькә булган сөюем күңелем түрендә әле дә булса яши.


Гимназия коллективы башкаруында "Җиләкле болында” татар биюе.


Минем башкаруымда "Бөрҗән кызлары” биюе.



Борай Халык театрында һәм Бөре шәһәренең "Өмет" Халык театрында уйнаган рольләр:

 

                    Аманулланың "Кылый Кирам балдагы" пьесасында Даздраперма ролен башкару

 

Ркаил Зәйдулланың "Пачпортлы шүрәле” комедиясендә Казаннан килгән журналист кыз Эльза ролен башкару.

 

Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясендә Йөзембикә ролен башкару.

  

Гимназиядә, Район мәдәният йорты сәхнәсендә узган төрле концертларны, район, Республика күләмендә уздырылган чараларны алып бару.

 

"Яшь татар гаиләсе”, "Күп балалы татар гаиләсе” конкурсын алып бару

 

Республика күләмендә уздырылган КВНның  татар телендәге фестивален алып бару.


2. Профессиональ конкурсларда катнашу.

Профессиональ конкурсларда катнашу укытучының сәләтен генә ачмый, ул әлеге чаралардан үзенә олы тәҗрибә туплый, дәрт, илһам, энергия ала. Шундый педагогик конкурста мин беренче тапкыр студент чагымда катнаштым. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында үткән "Ана теле - 2012" талантлы студентлар фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә дипломга лаек булып, конкурсның Лауреаты исемен яуладым. Әлбәттә, киләчәктә укытучы булып китүемдә дә ул җиңү зур роль уйнады. 


"Яшь укытучы – 2015” муниципаль педагогик осталык конкурсында катнашу һәм шул конкурсның җиңүчесе булу


 "Яшь укытучы-2016” педагогик осталык конкурсның республика этабында катнашу

"Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2018” муниципаль педагогик осталык конкурсында катнашу һәм шул конкурсның җиңүчесе булу

Нәфис сүз осталыгы бәйгеләрендә катнашу.

 

Укытучылар арасында "Тере классика” нәфис сүз осталыгы конкурсында катнашып, районда җиңү яулау һәм шул ук конкурсның Республика этабында уңышлы чыгыш ясау. 

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының  50 еллык юбилеена багышланган "Буыннар сабагы" фестиваль-конкурсы

Борай 2нче санлы Гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызы, 2015нче елда Гимназияне тәмамлаган, әлеге вакытта БДПУның татар кафедрасының 3 курсында белем алучы Хаҗиева Лиза һәм Гимназиянең 10 "Б" сыйныф укучысы Әхмәтова Рәилә – безнең иҗади төркем әлеге фестивальдә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Хаҗиева Лиза "Иң яхшы эссе" номинациясендә җиңеп чыкты. Безнең педагогик эшчәнлекне яктырткан видеоязма "Профессиональ эшчәнлек турында видеоролик" номинациясендә җиңеп чыкты.


Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz