Среда
2024-05-01
6:02 AM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
»
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Home » 2015 » Декабрь » 6 » 15.11.2014 - Татарча КВН!
10:04 AM
15.11.2014 - Татарча КВН!

Борай сәхнәсе шаяннар һәм тапкырлар клубын җыйды.

2014нче ел хөкүмәтебез тарафыннан Мәдәният елы дип игълан ителде. Мәдәният елына багышланган күп төрле чаралар Республикабызда  бихисап үткәрелде һәм әле булса үткәрелеп торалар.

15нче ноябрь көнне Борай районында КВН (Шаяннар һәм тапкрылар клубы)  фестиваленең Республика күләмендәге Татар лигасы булып узды. Бу зур чара Башкортстан Республикасының яшьләр һәм спорт сәясәте Министрлыгы, "Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси Партиясенең  төбәк бүлеге,  "Бердәм Россиянең Яшь Гвардия” Бөтенроссия җәмгыять оешмасының Республика төбәк бүлеге ярдәмендә оештырылды. Фестивальнең төп максатлары: Башкортстан Республикасы территориясендә КВН хәрәкәтен үстерү; Башкортстан Республикасының яшь коллективлары арасындагы дуслыкны һәм иҗатташлылыкны көчәйтү; яшьләрдә гражданлылык хисен тәрбияләү; туган телгә, гореф-гадәтләргә, милләтенә карата хөрмәт тәрбияләү һ.б.

КВН фестиваленә Республикабызның төрле төбәкләреннән шаяннар һәм тапкырлар командалары җыелдылар. Кызганычка каршы, җитди сәбәпләр аркасында, чакырылган командаларның барысы да килә алмадылар. Борай 1нче санлы урта мәктәбенең "Нәнәңнең 69нчы елгы балаларының оныклары” командасы, Борай икенче Гимназиясенең "Борчак ашы” командасы, Борай 3нче урта мәктәбенең "Дөбер-Шатыр”, Борай районының Чалкак авылыннан "8нче могъҗиза”, Таңатар авылыннан "Ахалай-Махалай”, Дүртөйле шәһәреннән "Шалкан”, Аскын районыннан "Тишек авыз”, Чакмагыш районының җыелма командасы, Яңавыл районыннан "...”, Караидел районыннан "Бишбармак” һәм Башкорт Дәүләт Университетыннан "Читләвекләр” командалары үзара көч сынаштылар.

Һәрбер команда "Сәламләү” конкурсында үзләрен, талантларын, шаянлыкларын төрле миниатюра, кызыклы, җырлы-биюле, көлкеле чыгышлары аша күрсәттеләр. Жюри рәисе, танылган җырчы, "Юлдаш” радиосының алып баручысы, якташыбыз – Рания Билалова, жюри әгъзалары: Башкортстан Республикасының  РОМО КВН рәисе – __________, Башкортстан Республикасы КВНның Югары Лигасы вице-чемпионы – Муллагалиев Рөстәм Рамил улы, Башкортстан Татарлар Конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты рәисе – Алсу Гайсина, Минязев Илфат Зөлфәт улы командаларның чыгышларын карап, объектив баһалар биреп бардылар.

Уен кызу барды! Берсеннән берсе кызык, мәгънәле күренешләрдә берсеннән берсе чибәр, шаян кызлар һәм егетләр уйнадылар. Һәрберсенең чыгышларында татар телен пропагандалау, туган телне онытмау, олыны-олы, кечене-кече итә белергә өйрәтү һәм башка бик күп тәрбияви мизгелләр чагылды.  Билгеләп әйтергә кирәк, әлеге фестивальдә катнашучылар арасында яшь чикләре куелмаганга күрә, биредә төрле буын вәкилләре катнашты. Мәктәп укучылары белән беррәттән, студентлар, яшь специалистлар, төрле һөнәр ияләре, хәтта укытучылар да уйнады. Мәсәлән, Башкорт Дәүләт Университетыннан килгән студентлар, Чакмагыш һәм Аскын һәм Дүртөйле районыннарыннан килгән төрле һөнәр ияләре бик матур һәм эчтәлекле итеп уйнадылар.

Татар лигасының икенче бүлеге "Разминка” һәм "Фото-разминка” белән дәвам ителде. "Фото-разминка” бәйгесендә һәрбер команда экранда ачылган фотосурәткә кызыклырак тасвирлама бирергә тиеш иде. Бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Ә "Разминка”да, һәрвакыттагыча, күп сораулар явып торды, кызыклы җаваплар булып торды.

Жюри әгъзаларына гына түгел, хәтта гади тамашачыга да, җиңүче команданы билгеләү авыр булыр иде кебек. Һәрбер чыгыш югары дәрәҗәдә башкарылды. Ниһаять, бүләкләү мизгелләре дә килеп җитте. Министр урынбасары Рамазанов Фәнил Фаил улы һәм Башкортстан Татар Конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты рәисе Алсу Гайсина Борай муниципаль районының хәкимият башлыгы Нурисламов Борис Шәрәфгали улына һәм "Бердәм Россияның Яшь Гвардия” Бөтенроссия җәмгыять оешмасының Борай районы бүлегенең җитәкчесе, шушы фестивальнең төп оештыручыларының берсе Ахунов Марат Рәшит улына  рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шушы фестивальне оештырырга ярдәм кулы сузган барлык оешмаларга, Район Советына, Борай муниципаль районының Яшьләр комитеты рәисе Муллагалиев Салават Рамил улына, шулай ук, рәхмәт сүзләре яңгырады.

 Командаларны бүләкләү өчен сәхнәгә хөрмәтле жюри әгъзалары күтәрелде. "Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә "Читләвекләр” командасыннан чибәр егет Вәсимов Альберт, «Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә "8нче могъҗиза” командасыннан шаян кызчык Зыялтдинова Чулпан яуладылар. Шулай ук, "Иң яхшы шаярту”, "Иң яхшы уен номеры”, "Иң музыкаль команда», «Иң зәвыклы команда” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнделәр һәм бүләкләнделәр. 3нче урынны Дүртөйле шәһәренең "Шалкан” командасы, 2нче урынны - Борай икенче Гимназия укучыларының "Борчак ашы” командасы, 1нче урынны Чалкак авылы мәктәбе укучыларының "8нче могъҗиза” командасы яуладылар. Гран-при бүләген Чакмагыш районыннан килгән җыелма команда отты һәм җиңүче итеп билегеләнде.

Әйе, татар яшьләре өчен, сүзнең чын мәгънәсендә, зур чара уздырылды. Әлегә бу татар телендә уздырылган беренче Республика күләмендәге КВН фестивале. Борай Муниципаль районы хәкимияте башлыгы урынбасары Шафиков Рифат Заһит улы үзенең чыгышында болай диде: "Беренче коймак төерле була. Әмма ләкин безнең бүгенге фестивальнең коймагы баллы булды”. Чыннан да, нинди матур, зур вакыйга булды. Мондый чаралар күбрәк уздырылсын иде, Башкортстанда КВН хәрәкәте яңадан яңа үсешләр алсын, Татар лигасы чәчәк атсын, киләсе фестивальдә аның даирәсе киңәйсен, Республикабызда яшәгән төрле милләт яшьләре өчен ишекләр ачык булсын иде дигән теләктә калабыз.

 

Views: 516 | Added by: Алфия | Rating: 0.0/0
Total comments: 0
avatar
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz