Среда
2024-05-01
7:53 AM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
»
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Home » 2015 » Декабрь » 6 » 21 февраль-Халыкара туган телләр көне
1:11 PM
21 февраль-Халыкара туган телләр көне

 21нче февраль – Халыкара туган телләр көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу көнне барлык телләр дә бертигез санала. Әлеге көнне без үз ана телебезгә дан, чит  халыклар телләренә хөрмәт җырлыйбыз. Безнең гимназиядә 7 милләт балалары белем ала. Гимназиябездә халыкара туган телләр көненә багышлап, елдагыча, төрле чаралар оештырылды. Укучылар нәфис сүз осталыгы бәйгесендә, туган телдә инша язуда, хәтта каләм тибрәтүдә дә үзләрен сынап карадылар. Ана теле көненә багышланган тантаналы линейка да үтте. Мурзин Вадим һәм Гәрәйханова Элина чараны бик матур итеп алып бардылар. Башкорт, татар, рус  телендә шигырьләр белән үрелеп, мари, удмурт телендә җырлар һәм чыгышлар яңгырады. Линейка ахырында барлык укучылар Г.Тукай шигыренә язылган "Туган тел” җырын күмәкләшеп башкардылар.Шушы чараларның милләтара дуслыкны ныгытуда, туган телләрне яклап, саклап калуда, ана телебезгә булган мәхәббәт һәм хөрмәт хисен тәрбияләүдә әһәмияте бик зур. Гимназиябездә мондый чаралар киләчәктә дә үткәреләчәк. Туган телебезне яратып, хөрмәт итеп яшик. 




Views: 342 | Added by: Алфия | Rating: 0.0/0
Total comments: 0
avatar
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz