Укыту һәм сый- ныфтан тыш эшчәнлек
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Home » 2015 » Декабрь » 6 » 4.12.2014 - Уфада Татар мәгарифе көннәре
11:04 AM 4.12.2014 - Уфада Татар мәгарифе көннәре |
4нче декабрь көнне Уфа шәһәренең М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт Педагогия университетында Башкортстанда Татар мәгарифе көннәрен ачып җибәрү тантанасы булды. Тантанага Башкортстанның татар теле һәм әдәбияты укытучылары да чакырылган иде. Борай районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бу чарадан читтә калмадылар: Каенлык мәктәбеннән Шакирова З.Ф., Таңатар мәктәбеннән Сәмигуллина З.Н., Кодаш мәктәбеннән Мәүлиева М.Х., Борай гимназиясеннән Раянова Ә.Р. катнаштылар. Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Гаязов Әлфис Суфиян улы һәм Татарстанның фән һәм мәгариф министры Фәттахов Энгель Нәвап улы җитәкчелегендә зур пленар утырыш булды. Пленар утырыштан соң алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм гомумән Башкортстанда татар мәгърифәтен үстерүдә зур өлеш керткән эшчеләргә Энгель Нәвап улы Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы исеменнән мактау кәгазьләре тапшырды, бүләкләр бирде. Бүләкләнүчеләр арасында Борай районы Каенлык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Зөлфирә Фәнис кызы һәм Таңатар мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәмигуллина Зөһрә Нәзиф кызы бар иде. Афәрин! Без аларга алдагы тормышларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез!
|
Views: 306 |
Added by: Алфия
| Rating: 0.0/0 |
|
|
| | |