Понедельник
2024-04-29
0:46 AM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
»
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Home » 2015 » Февраль » 22 » Бөтендөнья татар яшьләре форумы
3:43 PM
Бөтендөнья татар яшьләре форумы

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2014 елның 1–5 август көннәрендә узды. 

  

Форум эшендә  Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм  чит илләрдән 600гә якын делегат катнашты.

Тупланган милли кыймәтләрне һәм олы буын гореф–гадәтләрен үзендә  күтәреп барган, шуның белән татар милләтенең үсешен тәэмин иткән яшь буын белән эшләү Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең бер өлеше булып тора. БТК БКның бу өлкәдә тормышка ашырган иң мөһим проекты – 2004 елда “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасын төзү . “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый берләшмәсе дә нәкъ менә татар яшьләрен берләштерү, уй-теләкләрен якыннанрак белү, алар белән тыгыз элемтәләр урнаштыру максатыннан оештырылды.

Бүгенге көндә Форум бөтен дөнья буенча сибелгән 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни яшьләр оешмаларын берләштереп тора. Яшь татарларның милли үзаңын формалаштыру, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү – Форум әнә шул сорауларны һәрдаим игътибар үзәгендә тота.

Узган форумнар яшь буынны берләштерүдә һәм аларда милли үзаң тәрбияләүгә саллы өлеш кертте. Барлык форумнар югары интеллектуаль дәрәҗәдә оештырылып, Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары эшчәнлеген җанландырып җибәрергә этәргеч булды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән Мәскәүдә, Оренбург, Свердлау, Ивановск, Иркутск, Новосибирск, Ульян, Чиләбе, Әстерхан өлкәләрендә; Чувашия һәм Адыгея Республикаларында; Украина, Казахстан, Балтия илләрендә, Германия, Бөекбританиядә татар яшьләре оешмалары оешып китте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы күп төрле акцияләр һәм чараларның оештыручылары булып тора, алар арасында республикабызда узучы акцияләр:“Мин татарча сөйләшәм”, “Автохәрәкәт”, “Татар-дозор”, “Чәк-чәк party”, “Интернет татарча сөйләшә”, шулай ук татар яшьләрен борчыган мәсьәләләргә кагылышлы җыелган түгәрәк өстәлләр, конференцияләр.         Санап узылган чараларның күбесе Форум тарафыннан чит илләрдә дә  оештырылды, шуңа күрә әлеге чаралар халыкара статуска ия булдылар. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, әлеге чараларның иҗтимагый оештыру технологияләрен Россия халыклары (башкортлар, марийлар һ.б.) үзләренең эшчәнлекләренә өлге итеп алды.

Форум ирешкән иң югары  нәтиҗә татар яшьләрендә милли үзаң хисләрен тәрбияләү, республикабыздан читтә яшәгән яшь буын вәкилләре олы буын татрлары кебек Татарстаннны үзләренең тарихи һәм мәдәни ватаннары кебек кабул итәләр.

Форумнар исбатлаганча, Татарстаннан читтә яшәгән яңа заман татар яшьләре милли фикерләргә тугрылыклы булып кала белә һәм милли тормышны саклап калырга омтыла. Форумда катнашкан делегатларның һәркайсына милләтнең бүгенге хәләтенә һәм киләчәктәге үсешенә җаваплылык тою хисләре хас. Берничә көн дәвамында узган форумнан алар  яңа фикерләр белән сугарылып кайтып китә һәм урыннарда яңа проектлар тормышка ашыра.

Форум кысаларында пленар утырыш, секцияләр эше, төрле темаларга дискуссияләр, 1000 еллык шәһәр белән танышу һәм мәдәни чаралар каралган.

Views: 524 | Added by: Алфия | Rating: 0.0/0
Total comments: 0
avatar
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz