Воскресенье
2024-05-19
4:05 AM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
»
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Home » 2015 » Декабрь » 6 » Әдәби марафон -2015
8:05 PM
Әдәби марафон -2015

Борайда–Әдәби марафон тантаналары

Республика буйлап атлаган Әдәби марафон районыбызда киң билгеләнеп, эстафета Калтасы районына тапшырылды

Шул уңайдан 2 октябрь көнне районга республиканың әдәбият дөньясында киң билгеле бер төркем шагыйрьләре килеп төште. Курай моңы астында, җыр-биюләр, кымыз, чәк-чәкләр белән каршылады аларны Борай җире. Төркем җитәкчесе, Башкортстан язучылар союзы рәисе урынбасары Фәния Габидуллина, шагыйрь Рәмил Янбәков, "Тулпар” журналы хезмәткәре Дилбәр Булатова, "Истоки” гәзите редакторы Айдар Хөсәенов һәм хезмәткәрләр Светлана Гафурова, Олеся Әхмәтрәхимова районның иҗади көчләре һәм әдәбият сөючеләр белән очрашты.

"Түгәрәк өстәл” артында тикшерелгән Борай иҗатчыларның язмаларына бәя биреп, абруйлы белгечләр аларның чишмә кебек кенә ургылып күңел түрләреннән чыккан һәм саф сулары белән шатландырган "чишмә күзләре”нең инеш кебек үз юлын табуын, диңгезләргә барып коярдай көч һәм илһам юлдаш булуын теләделәр. Ялгыш шул чишмә күзенә басып, корытып куймыйк, шигъри җаннарга сак кагылыйк дигәнне дә аңлап булды бу җыелыштан.
Китапханәчеләр белән очрашканда да җанлы сөйләшү дәвам итте. Килгән һәрбер кунак үзенең шигырьләре белән таныштырды. Илһам канатлары тагын да ныгынган, әдәбият дөньясы ишекләрен киңрәк ачкандай булды. Әдәбият елы уңаеннан 1 октябрьдә Агыйдел шәһәреннән алып кайткан "Әдәби марафон – 2015” китап-символын Николай Миншарапович тантаналы рәвештә Калтасы районы вәкилләренә тапшырды.
Эчтәлекле концерт, шагыйрьләрнең сәхнәдән шигырь укуы күңелләргә ятышлы булды. Бер районда Башкортстан язучылары берлегенең өч әгъзасы булуы куанычлы хәл икәнлеге аерым билгеләнде. Рафига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова, Фәнзия Мәкъсүтовалар – шушы мактаулы исемнәрдә. Аларның лаеклы алмашчылары Борай җирендә иҗат канатларын ныгыта, республика күләмендә дә каләм сыный. Димәк, киләчәккә ныклы ышаныч бар дигән сүз. Кичәне алып барган район үзәк китапханә директоры Миләүшә Янгирова һәркемне шигърият мохитенә алып кереп китте. Шигырьне дә матур җыр кебек тын алмыйча тыңлады тамашачы. Шагыйрә Рафига Усманова үзенең әдәби премиясен быел балалар иҗат йортының "Йәш журналист” түгәрәге җитәкчесе Әлфия Дәүләтгәрәевага һәм түгәрәк әгъзаларына тапшырды.
Күңелендә изгелек, тормышка карата уңай караш йөрткән, карадан акны аерып алып, ак кәгазьгә энҗе итеп тезгән шигъри җаннарыбызның көннән-көн каләмнәре очлана баруын күреп шатланабыз. Мәдәни дөньяны, матурлыкны алга сөргән якташларыбыз бар яклап та горурлана ала, чөнки иҗатчыны аңлаган, ихтирам иткән җитәкчеләребез бар һәм уңган, сәләтле халык яши Борай җирендә.

Views: 469 | Added by: Алфия | Rating: 0.0/0
Total comments: 0
avatar
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz