Понедельник
2024-04-29
4:04 AM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
»
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Home » 2015 » Февраль » 22 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 6нчы Корылтае
4:38 PM
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 6нчы Корылтае

Нурлы Казан татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VI Бөтенроссия корылтаен уздырды.

  

10-13 август көннәрендә Татарстан җөмһүрияте булган нурлы Казан шәһәрендә зур куләмле чара – Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары  хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съезды булып узды. Җыелышта Россиянең төрле төбәгеннән 300ләп делегат катнашты. Шулай ук, Төркиядән, Казакстаннан  һәм Белоруссиядән дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары килделәр. Биредә милли мәгариф үсеше, татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион алымнар куллану, милли мәгарифне үстерүдә хакимият органнары һәм милли-мәдәни автономия катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды. Съездны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрде.

Башкортстанда да татар теле туган тел буларак укытылганга күрә, безнең республикадан 15 кешелек делегация чакырылды. Съездта Башкорт Дәүләт педагогия университеты, Башкорт Дәүләт университетының татар бүлекләренең профессорлары белән берлектә, республикабызның төрле районнарыннан җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. 15 укытучының өчесе Борай районыннан. Кодаш урта мәктәбе укытучысы - Мәүлиева Миләүшә Хәйрислам кызы, Каенлык урта мәктәбе укытучысы – Шакирова Зөлфирә Фәнис кызы һәм Борай икенче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мин – Раянова Әлфия Ринат кызы шушы җыелышның хөрмәтле кунаклары булдык. Әйе, сүзнең чын мәгънәсендә, хөрмәтле кунаклары. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлекчәсе Борай районыннан гына 3 укытучыга урын тәкъдим иткәннәр, бу безнең өчен бик шатлыклы булды. Район мәгариф бүлеге методисты Шәрипова Мәрсилә Дамил кызы безгә чакыру җибәрде.  Чакыруны алгач та, бик теләп ризалаштык.

 Татар кайда гына яшәмәсен, аның мәркәзе ул – Казан. Казаныбыз үз кунакларын, һәрвакыттагыча, бик матур итеп каршы алды. 10нчы август, программа буенча, делегатларны кабул итү көне булды. Безне “Казан” Гранд кунакханәсенең матур бүлмәләренә урнаштырдылар. Шул ук көнне “Әкият” курчак театры бинасында Татар Дәүләт Яшьләр театры Туфан Миңнуллинның “Нигез ташы” дигән бик тирән эчтәлекле пьесасын карадык. Икенче көн – ул инде шушы җыелышның пленар утырышы һәм маршрутлар буенча бүленеп эшләү көне булды. Татарстан фәннәр академиясендә пленар утырышта корылтайны тантаналы ачып җибәрделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе - Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры – Фәттахов Энгель Нәвап улы, Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе – Закиров Ринат Зиннур улы үз чыгышларында барлык килгән кунакларны сәламләп, укыту-тәрбия эшләрендә һәммәсенә сәламәтлек һәм зур уңышлар теләделәр, шушы өлкәдә дан казанганнарны почет грамоталары белән бүләкләделәр. Пленар утырышның алдагы эшчәнлеге исә татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр һәм Россиянең төрле өлкәләреннән килгән татар мәктәпләре укытучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Һәр доклад үз эченә татар телен, аның әдәбиятын, гөреф гадәтләрен, туган тел дәресләрен, татар мәктәпләрен  саклап калуда һәм аларны үстерүдә татар теле укытучыларының роле турында мәгълуматны алган иде. Пленар утырыш тәмамланганнан соң, 4 маршрут буенча Казан шәһәре мәктәпләре, балалар бакчалары һәм  педагогия көллиятләре белән танышуга юнәлдек. Без Казан шәһәренең Азино бистәсенең 171нче гимназиясе  һәм “Сәйлән” балалар бакчасы белән таныштык. Татар рухында тәрбияләнгән балалар һәм укучылар чыгышлары безне барыбызны да таң калдырдылар. Шәһәр балалары булуларына карамастан, алар бик матур татарча сөйләшәләр, җырлыйлар һәм бииләр. Кичке аштан соң, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Соңгы риваять” спектаклен карап, торган урыннарыбызга кайтып, коллегаларыбыз белән тәэссоратларыбыз белән бүлештек, тәҗрибәләребез белән уртаклаштык. Шәхсән минем үзем өчен - укытучы булып бер генә ел эшләгән кешегә, ярты гомерен укытучылыкка багышлаган, тәҗрибәле  йөзләр белән сөйләшүләр, фикер алышулар бик файдалы булды. Шулай итеп, җыелышыбызның 2нче эш көне дә килеп җитте. Иртәнге аштан соң яхшы, мәһабәт зур автобусларда безне Татарстан Республикасының алдынгы Саба районына алып киттеләр. Күренекле Саба җирлегендә без татар мәктәпләре торышы белән якыннан күрештек. Эзмә, Лесхоз, Сатыш урта мәктәпләрендә, Байлар Сабасы бистәсе гимназиясендә безне бик җылы итеп, татар биюләре, татар җырлары, татлы чәк-чәк белән шушы мәктәпләрнең җитәкчеләре һәм укучылары каршы алдылар. Шунда ук мәктәпләре буенча экскурсия оештырдылар һәм төрле мастер-класс, хәтта дәрес фрагментлары күрсәтеп өлгерделәр. Соңыннан барлык делегатлар фикер алу мәйданчыкларына таралдылар. Без - борайлылар Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов укыган Лесхоз урта белем бирү мәктәбенең конференцлар залында  2нче “Рус төркемнәрендә татар телен укытуда яңа инновацион алымнар куллану”  фикер алу мәйданчыгында катнаштык. Фикер алышулар тәмамланды. Саба муниципаль районы Мәдәният йортында VI Бөтенроссия Татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездына йомгак ясалды. Кичке аш һәм мәдәни чара белән Сабалылар безне озатып калдылар.

13нче август көнне Башкортстан татарларына кайнар сәлам алып, бик күп мәгълумәт туплап, бетмәс-төкәммәс тәэссоратлар җыеп, гүзәл гөлбостаныбызга юл тоттык.

Укытучыларның август киңәшмәсендә шушы съезд турында без үз коллегаларыбыз алдында чыгыш ясап, Казаннан алып кайткан көч-дәртебезне, уңай энергетикабызны, файдалы мәглумәтләрне өләшәчәкбез.

Бу зур чараны оештыручыларга һәм, әлбәттә, безне шушы мәртәбәле җыелышка җибәргәннәре өчен Район мәгариф бүлеге начальнигы Хаматдинов Николай Миншарап улына, методистыбыз Шәрипова Мәрсилә Дамил кызына чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

 

Views: 542 | Added by: Алфия | Rating: 0.0/0
Total comments: 0
avatar
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz