Понедельник
2024-05-06
4:49 PM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
»
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Home » 2017 » Декабрь » 15 » Татар теленнән төп дәүләт имтиханы - 2017
9:13 PM
Татар теленнән төп дәүләт имтиханы - 2017

2 ел рәттән инде безнең укучыларыбызга туган телләрдән төп дәүләт имтиханын сайларга мөмкинчелек бирелде. Быелгы имтиханны да без уңышлы биреп чыктык. 2017 елда татар теленнән район буенча барлыгы 38 укучы имтихан бирде. Шулар арасыннан 30 укучы "5” билгеләренә, 8 укучы "4” билгеләренә яздылар. Аерым мәктәпләргә тукталсак, Борай 1нче санлы мәктәбенең эшләренең уртача билгесе "5”, Борай 2нче санлы Гимназиясе, Борай 3нче мәктәбе, Каенлык мәктәбе – "4,8”, Кодаш – 4,7 һәм Яңа Тазлар мәктәбе эшләренең уртача билгесе "4,5”. Район буенча урта билге "4, 8”. Бу, әлбәттә, безнең өчен бик яхшы күрсәткеч. Минемчә, туган телләрдән дә имтихан кертүләре, без – ана теле укытучылары өчен бик куанычлы хәл. Моның белән без укучыларның дәрескә карата мөнәсәбәтләрен яхшы якка үзгәртә алабыз. Алар татар теле дәресенең дә мөһимлеген аңлый башлыйлар. Шулай итеп, 5нче сыйныфтан ук без укучыларны 9нчы сыйныфта бирәсе имтиханга инде төптән үк әзерләп килә алабыз. Укучыларны имтиханга әзерләгәндә нинди грамматик үзенчәлекләргә күбрәк игътибар биререгә барыбыз да беләбез. Нинди сүзләрдә хата җибәрәчәкләре, нинди сүздә икеләнүләре без – тел укытучылары өчен якты көн кебек ачык.

Имтиханга эзерләнү барышында, диктантлар яздырганда укучыларның эшләре арасында  иң күп күзәтелгән хаталарга да тукталып китәргә кирәктер.  Диктантта о һәм ө хәрефләре булган сүзләрне дөрес язмау очраклары еш күзәтелә. Мәсәлән, «бөркү» сүзен язу күп кешегә авырлык тудыра. Кайберләре әлеге сүзне «беркү» дип язуны кулай күргән. Типик хаталар арасында е хәрефе урынына ө язу да очрый. Мәсәлән, «җемелди», «беткәне», «сеңгәннәр», «теләмичә», «безелдәү» сүзләрен «җөмелди», «бөткәне», «сөңгәннәр», «төләмичә», «бөзелдәү» дип язарга мөмкиннәр. Я, е һәм ю хәрефләре урынына йа, йә, йу, йе, йы кушылмаларын язучылар күп күзәтелә. Башкорт телендәге сүзләр белән буталу – төп мәсьәләләрнең берсе. Мәсәлән, «ерактагы» сүзе «йырактагы» «ефәктәй» сүзе «йефәктәй» дип язалар. х һәм һ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язмау. Мәсәлән, «хәрәкәт» сүзен «хәрәкәт», «һарәкәт» һәм «һәрәкәт» дип тә, ә «мәхәббәт» сүзен исә «мәһәббәт» дип язучылар бар. Х һәм һ хәрефләрен язуның аерым кагыйдәсе юк. Шуңа күрә составларында хһәм һ хәрефләре булган сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдырырга кирәк.

Хаталардан тыш, тагын бер мәсьәләгә дә игътибар  итәргә кирәк. Бу –каллиграфия. Диктантны тикшерү процессында язуны тану да бик мөһим. Хәрефләрнең тиешле график элементларын табып булмау, а-о, у-ү, о-ы, к-н, ж-җ, и-ы, и-й хәрефләренең кайсын кабул итәргә белмичә аптырау – гадәти күренеш. Төзек язарга өйрәтүне башлангыч сыйныф укытучыларына гына тапшырып бетерү дөрес түгелдер, бу мәсьәләгә игътибарлырак булырга кирәк.

Консультацияләр барышында без укучылар белән түбәндәгеләрне  башкардык:

1.                        Диктант язар алдыннан искә төшерер өчен кагыйдәләрне тактага язып бардык (шул кагыйдәләрне экранга чыгарырга була, экран булмаса, кагыйдәләрне яктырткан плакат элергә була);

2.                        Кагыйдәләр өчен аерым бер дәфтәр ачып, анда кирәкле мәгълумәтләрне тупладык. Нәкъ язу процессында кагыйдәләр истә ныграк калалар. 

3.                        Укучылар алмашлап "укытучы” ролен башкардылар. Балалар үз укучыларының тавышына һәм диктант яздыруына гына гадәтләнгәннәр. Имтиханда бөтенләй башка укытучы булуы мөмкин. Шуның өчен бу алымны куллануны без отышлы итеп таптык. Укучы төрле әйтелешкә, төрле укытучыга әзер булырга тиеш. Кем генә диктант яздырмасын, ул аны аңларга тиеш.

4.                        Интернет челтәреннән "Бердәм диктант”ка кертелгән аудиотекстлар белән кулландык. Бу алым белән укучылар үзаллы да куллана алалар. Гадәттә, бу эш өйгә бирелде.

5.                        Әти- әниләре, апа-абыйлары белән өйдә диктант язу;

6.                        Социаль челтәрләрдә үзара дөрес итеп язышырга өйрәнү, һәрбер сүзне тикшереп, язылышына төшенеп язу һ.б.

 

Алымнар бик күп. Аларны вакыт җитеп, дөрес итеп куллана белергә генә кирәк. 

Views: 903 | Added by: Алфия | Rating: 0.0/0
Total comments: 0
avatar
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz