Укыту һәм сый- ныфтан тыш эшчәнлек
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Home » 2015 » Февраль » 22 » Туган телем - иркә гөлем!
11:24 AM Туган телем - иркә гөлем! |
12нче май көнне гимназиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган "Туган тел кичәсе" узды.
Бу кичәдә, гимназия кысаларында үткәрелгән, "Минем гаиләм татарча сөйләшә" бәйгесенең җиңүчеләре чыгыш ясадылар. Әлеге бәйге "Ак калфак" татар хатын-кызлары ассоцияциясе тарафыннан игълан ителгән иде. "Туган тел кичәсен" гимназиянең туган тел укытучылары оештырды. Чараның максатлары: туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисен тәрбияләү һәм аның өчен горурлык хисе уяту. Кичә барышында татар телендә шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр булды. Әлеге кичәгә хөрмәтле кунаклар да чакырылган иде. Алар арасында Башкортстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын-кызлары ассоцияциясенең рәисе Люция Вафина һәм "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең корреспондентлары да бар иде. Бу матур кичә бер тында, җылы, дустанә мөгалләмәдә узып китте. Барлык катнашучыларны кунаклар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.
|
Views: 561 |
Added by: Алфия
| Rating: 0.0/0 |
|
|
| | |