Понедельник
2024-05-06
6:22 PM
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызының шәхси сайты
Главная Регистрация Вход
»
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Home » 2017 » Август » 21 » "Тукай моңнары - 2017"
10:12 PM
"Тукай моңнары - 2017"

 

Һәр халыкның үзенең бөек, горурланырдай шәхесләре бар. Татар әдәбиятының гаҗәеп әдипләренең берсе, милләтебезнең горурлыгы, бөек угълы, әлбәттә, Габдулла Тукай.

"Апрель ае – Тукай ае”, "Яз – Тукай фасылы”  дигән сүзләрне халык телендә еш ишетергә була. Чыннан да, апрель безнең халыкны Тукайлы да иткән, Тукайсыз да иткән. Нәкъ шушы күренекле шәхесебезгә багышлап, һәр язны әдәбият, сәнгать өлкәсендә бихисап чаралар уздырыла. Шундый күркәм чараларның берсе, инде матур йолага әверелгән, "Тукай моңнары” нәфис сүз осталыгы бәйгесе. Быел ул март аенда башланып китеп, 21 апрель көнне тәмамланды. Бәйгедә  өч төрле номинациядә көч сынашалар: "Тукай сүзе төрле телләрдә”, "Коллективлар чыгышы”, "Гамьле дөнья”.

Бәйгенең муниципаль этабында  районыбызның барлык мәктәпләре катнашты. Катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрентатар, башкорт, рус, инглиз телләрендә яңгыратты. Шулай ук, коллективлар Тукай әсәрләреннән торган әдәби композицияләр белән чыгыш ясадылар. "Гамьле дөнья” номинациясендә укучылар күренекле хәзерге заман әдипләренең шигырьләрен укыдылар.Аларның һәрберсе мактауга лаек.

Республика этабына 3 чыгышның видеоязмалары җибәрелде. Күп тә үтми, Борай 2нче Гимназиясенең 7  сыйныф укучысы ИсламовИскәндәргә (Җитәкчесе Әлфия Ринат кызы Әсләмова)  һәм Борай 1нче санлы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хәсәнова Иринага (Җитәкчесе Раушания Дамир кызыКамалова) чакыру килде.

21 апрель көнне Уфа шәһәренең Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында "Тукай моңнары”ның финалы һәм бәйгене тантаналы ябу  чарасы узды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Г.Тукайның "Кышкы кич” шигырен инглиз телендә башкарып, "Тукай сүзе төрле телләрдә” номинациясендә Хәсәнова Ирина 3нче урын яулады. "Гамьле дөнья” номинациясендә Татарстанның халык шагыйре  Роберт Миңнуллинның "Татарларым” оран-поэмасыннан өзекләр укып,Исламов Искәндәр беренчелекне яулады! Шушы зур җиңүләре белән без укучыларыбызны тәбрик итәбез! Горурланабыз!

Тукай оныклары булып, туган телебезне сөеп, хөрмәтләп яшик!

 

Views: 555 | Added by: Алфия | Rating: 0.0/0
Total comments: 0
avatar
Эзләү
Календарь
«  Август 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz